Гаҗәп матур көн бүген. Күңелдә бәйрәм рухы, шатлык, мамыктай йомшак кар ява...
Хатын-кызлар көне белән котлыйм барыгызны да)))
Бездә инде ул "малинник", "девичник", Степан әйтмешли, "бабье мое")))
Беләм: кичәге никах турында хәбәр көтәсез инде миннән))) Кияү белән кәләшне күрәсегез килә)) Лайк куйсагыз гына карагыз, яме)))
Шәәәәәәп булды кичә никах)))
Апаның уртанчы кызы Диләрәне Казан егете Шамилгә кияүгә бирдек. Бу ике бөдрә баш интернетта танышканнар, ел буе агылыйга-тагылый йөрделәр дә, өйләнешергә булганнар менә, сөбханалла))) Ә без мондый вакыйгаларны күптәннән зарыгып көтәбез бит инде)))
Казан, Ижевск, Екатеринбург, Лениногорск, Балык Бистәсеннән кунаклар агылды Мамадышка. Яшьләрнең мәхәббәте никадәр җирләргә кода-кодагыйлык күпере салды, Аллага шөкер...
Кунакларның алып килгән бүләкләрен фотога төшереп милли ризыкларыбыз турында китап чыгарырлык. Апаның пешеренгән-төшеренгән әйберләрен дә кушсаң, шактый саллы китап)))
Илһам хәзрәт укыды никахны, аның вәгазьләре, табын артында сөйләгән мәзәкләре яшьләрнең күңел түрләренә үтеп кергәндер дип уйлыйм. Үзем дә уйланып йөрим әле менә аның әйткән сүзләре турында. Бигрәк оста инде, рәхмәт яусын. Ул никах укыган парлар беркайчан да аерылышмый, диләр, иншалла! Үз үрнәге генә дә ни тора бит: Әлфирә абыстай белән алты балалары, биш оныклары бар, сөбханалла!
Бәйрәмдә дулкынландыргыч мизгелләр күп булды, көлештек тә, җырлаштык та, елаштык та... Күпме яшәп, Илсур җизнинең шулкадәр сентименталь кеше икәнен белми идем. Кулына бер открытка тотып чыкты да, шигырь укый башлады. Әнә фотога төшереп алып, монда да элдем. Моннан 30 ел элек әнинең апаның туена язган шигыре икән, шул открытканы саклаганнар, эстафета итеп уртанчы кызлары Диләрәгә тапшырдылар...
Әни, сөенә-сөенә, иң каты әзерләнгән кешеләрнең берсе булды бу никахка. Кодагыйларга дип махсус келәмчекләр бәйләде, өстәл япмалары чикте, башка бүләкләрен хәстәрләде... “Ииииии, тизрәк оныкчык сөяргә иде бит инде!” – дип хыялланып утыра хәзер))
Күңелем тулып китте дә, бүгенге бәйрәм язмамны тагын әниемә багышларга булдым...
Әнием сабаклары
Хәтерлим: беренче сыйныфта укыганда, математикадан өйгә бирелгән мисалны чишә алмыйча озак утырдым. Яныма әни килеп басты. “Әйдә, булышам,”– ди. “Юк, мәйтәм, моны син белмисең, белсә, укытучыбыз Фәрләх апа гына белә!” Әни үзенең мәктәпнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булуын, олырак сыйныфларда математика, физика, астрономия фәннәрен укытуын әйткәч, исем китте. Аның гади әни генә түгел, ә укытучы әни булуы шунда аңыма барып җитте. Башына төшкәннәр яхшы белә: җиңел түгел ул укытучы баласы булу. Авыл мәктәбендә бигрәк тә. Завуч кызына ун ел буе туп-туры сукмактан гына йөрергә, яхшы укырга, һәрьяктан башкаларга үрнәк булырга туры килде. Нәтиҗәдә мәктәпне алтын медаль белән тәмамладым. Казан Дәүләт Университетының журналистика бүлегенә бер имтиханымны “5”легә тапшырып, кереп киттем. Һәм беренче сессиядә беренче имтиханымны... “икеле”гә бирдем. “Зарубежка”дан борынгы грек аллаларының исемнәрен саный белмәгән, урыччаны ватып-җимергән өчен чәпәде аны миңа Савельева. Үз гомеремдә алып караган билге түгел. Коелып иңдем, яшиселәрем килми башлады. Кургашындай уйларым белән тулай торак бүлмәсенә кайтып керсәм, әни утыра. Аны күргәч, бөтенләй кот ботка төште. “Кызым, төш күрдем, бер-бер хәл булмагандыр бит?!” – ди бу. Яшерерсең әнидән, ул бит үтәли күрә. Барысын да түкми-чәчми сөйләп бирдем. “Ярар, каш ярылып күз чыкмаган, кайгырма, икеле бака түгел, йөзгә сикерми, аны бит төзәтеп була!” –диде ул мине кочагына алып. Зевс, Апполон, Афродита, Плутон, Антэй... Исемнәрен төнлә уятып сорасалар да беләм, хәтеремә мәңгелеккә уелып калдылар. Белмәсәм дә яраган. Бу мифик геройлар нинди аллалар булсын?!. Алла – бер һәм бердәнбер! Моны аңлау өчен университет тәмамларга гына түгел, озак еллар гомер кичерергә дә кирәк булды шул.
Ә әни, мине шаккаттырып, уйларымны ерактан торып укуын дәвам итә. Берзаман безгә – өч кызына да бирнә сандыклары хәстәрли башлады бу. Ул вакытта кибетләрдә юньле товар юк. Ни күрсә дә, өчне алып кайта, сандыкларга сала. Безне янына җыеп утыртып, әкиятләр сөйли-сөйли, чигү чигәргә, бәйләргә өйрәтә. Мендәр тышларыбыз, пәрдәләр, кашагалар, салфеткалар – барысы да чигүле. Шулай бервакыт, әкрен генә җайлап сүз башлады: “Кызлар, үсеп җиттегез, мин сезгә бик нык ышанам, егетләр белән тәртипле генә йөрегез, яме!”.
“Кыз тотмак – ут тотмак”, – диләр. Милли тәрбиянең искиткеч алымнарын кулланган бит әни! Аллага шөкер, без дә матур гаиләләр кордык. Беренче балам белән тулгак тәүлек буена сузылды. 4050 граммлы Алисәм иртәнге сәгать биш тулганда дөньяга аваз салды. Ярты сәгатьтән карасам, бала тудыру йорты тәрәзәсе каршында төенчекләрен күтәргән әни басып тора. “25 чакрым араны ни арада килеп җиттең, кем әйтте?!” – дим. “Беркем әйтмәде, төшемдә кыз бала тапканыңны күрдем дә, юлга кузгалдым,” – ди. Күземнән яшьләр атылып чыкты, кечкенә нарасыемны күкрәгемә кыстым. Әй, әни, әни! Хәлеңә керәм хәзер. Минем алдымда да бу баланы Кеше итеп тәрбияләү бурычы тора.
Шаяруыбыз соңгы чиккә җиткәндә: “Атагызга әйтәм!” – дия иде ул. Киров исемендәге колхозның алдынгы механизаторы Сәяф Хәсән улы Хәсәновның шкафта өч ордены, дистәләгән медаль, күкрәк билгеләре, Мактау кәгазьләре тора, “Кыр батыры”на бирелгән кызыл атлас тасмалар белән стена тулган. Эшли дә эшли. “Әни, мине иртәрәк уят әле, әтине күрәсем килә бит!” –дигәнемне дә хәтерлим. Без күбрәк аның әни тудырган якты образы белән тәрбияләндек. Ә үзе өч кызын үстерә, мал-туарын асрый, сыерын сава, өйдәге тавык чүпләп бетерә алмаслык мәшәкатьләрне, эшләрне тәртипләп алып бара, мәктәбендә дә мактаулылардан санала, агитатор-лектор буларак җәмәгать эшләре дә башкара. Ничек өлгерде, барысына да җитеште икән ул?! Исеме “Мамадышым –язмышым” энциклопедик басмасына да кертелде. “Урта Кирмән урта мәктәбенең физика-математика укытучысы, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлфәридә Минһаҗ кызы Шәрипова “РСФСРның мәгариф отличнигы” исемен лаеклы йөртә. Физика фәнен тормыш, туган як тарихы, халык авыз иҗаты белән бәйләгән, ягъни дәрестә милли төбәк компоненты куллану буенча беренчеләрдән булып эш башлаган укытучы. Республика, район матбугатында дистәләгән мәкаләләре, кроссвордлары дөнья күрде, китап авторы. 43 еллык педагогик стажга ия мәгариф ветераны әле дә тынгы белми иҗат итә,” – диелә анда.
“Без, Минзәлә районының Җәмәк авылында үсеп, сугыш елларында ятим калган биш кыз, Советлар Союзының төрле почмакларында, гомер буе Сак белән Сок сыман бер күрешергә тилмереп яшәдек, амәнәт итеп әйтәм: барыгыз да бер шәһәргә тупланыгыз!” – диде әни, без тормыш кора башлагач. Өчебез дә Мамадышта яшибез. Авылга еш кайтабыз, тыгыз аралашабыз. Йолдыз апабыз – район мәгариф бүлеге методисты. Укытучылар укытучысы. Әни сукмагыннан турыдан-туры атлаучы. 9 яшьлек улын машина таптагач, 40 яшендә тагын ике кыз бала тудырды. Җизни белән өч кыз үстерәләр. Сеңлебез Миләүшәнең язмышы турында “Корыч ничек чыныкты-2” романын язарлык. Яңа ел төнендә машинасы белән 40 метрлы күпердән тәгәрәп, умыртка баганасын сындырып, җиде ел урын өстендә ятканнан соң, җәмәгать тормышына кире кайтып, бөтен республика инвалидларына яшәү үрнәге күрсәткән, акыллы киңәшләр биргән кыз ул. Физик мөмкинлекләре чикләнгән булуына карамастан, машина йөртә, спорт белән ныклап шөгыльләнә. Ихтыяр көченә, рух ныклыгына, тәвәккәллегенә исең китәрлек. Өчебез дә “әни кызлары” инде.
Хәзер дә әнинең тик утырганын күрмәссең. Беркайчан зарланмас, үзенә кызыклы шөгыль таба белер. Иртән - иртүк торып догаларын укый, чигү чигә, ребус-кроссворд ясый, бакчага чыгып китә...
Инде ахирәт дөньясына киткән дүрт кыз туганына, җиде буын нәселенә догачы булып әни калды. Апаларының балаларын, оныкларын, әтинең туганнарын – һәммәсен барлап торырга җитешә. Дөньяның төрле почмакларына таралган меңләгән шәкертләренең (язучылар Нәзифә Кәримова, Шаһинур Мостафин, Әлфәт Закирҗанов, Вәрис Галиләр дә – аныкы!) рәхмәтен ишетеп, аларның уңышларына сөенеп яши. Безгә һәрьяктан үрнәк күрсәтүен дәвам итә ул. Тормыш авырлыклары каршында беркайчан да каушап, югалып калмас, һәрвакыт яктылыкка, гыйлемгә, алга өндәгән, җиңүгә рухландырган, омтылыш, ышаныч биргән Укытучым, Остазым, Чын Кеше – Ак яулыклы Әниемә хөрмәтем искиткеч зур минем. Бары-югы өчен борчылма, әнием: “Оҗмах – Аналарның аяк астында”, – дигән хәдисне кызларыңның беркайчан исләреннән чыгарганы юк.
#журналистТМ
#әдәбимарафон
#миллиардтатар
#татнетныүстерүфонды
#минмилләткиләчәге
#тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#динемисламмилләтемтатар
#районгазетасы
#Нократ
#АлсуДияр_АлсуСпиридонова